Путеводитель по сайту Отличия ЛитСалона от других сайтов

Нигә миңә — татар теле?..

Нигә миңә — татар теле?..

Гаяз Исхакинең нигә татар милләтен «Ике йөз елдан соң иңкыйраз» көтә дигән китабында бар бик, — минем яка дәлил булып караган — якшы фикерләр. Безнең милләтнең — XIX гасырдан бирле — асылы бик тубән: тәраккыйның кирәге юк шикелле; уз милләт әченнән чыкмаска; урыс мәдәниятенә җакыннашмаска; мәнфәгәт әзләу узебездәнгенә! Афәтне — Гаяз Исхаки — биш төркөм белән тәгъбирләй:

1. муллаларның кысылышы бик начар хәл. 2. мәгәриф йөртларының әзлегә, hәм кыска мәгълумат биру. 3. татар зыялыларының хәерчеләгә, hәм егәрчезлегә. 4. татарларның урыс мәктәбен курәлмәу. 5. башлаган әшән татар жиренә житкерәлмәй.

***

Бугенгэ заманда... шундый тәҗел уй барлыкка килде.

Гафу итегәз — бyген, татар теле, кемгә кирәк? Зәхәттән башка — иҗади уңыш теләучегэ — бу афәт, hәм тәраккыйга аркылы басу... Миңә, зыялыга, мәглълумат казучыга, татар теленең бик кирәге юк. Миңә — нәрсәгә ул?

…Мин телемне яратам. Уземне, туган телемне якшы беләм диеп хис итәм, hәм урыс теленәдә мин илгәзәк тапшырынам: минем, бар былган максат — урыс теләндә; ә кой ваhыта ташкын егәр урысча башны тупландыра... Шуңа курә, бугенгә көндә, мин татар телен, уземә гаҗиз диеп таптым. Нигә ул — мәсәлән өчен — мин уз җәмле кыска донжамны, archaikys белән изәпләргә тиеш!?

Инсаф өчен кыстырма: Рашат Сафинның «гажиз» мәгълумат белән тулган «Татар миссиясе» дигән китабы, ничә еллар индә өйдә тузанланып ята. Каты тышлыкта, hәм якшы кәгазьгә басылган. ...Минем ул буләкне, ачып укыганда булмады. Ни өчен дигәндә — ул изәпле мәгълумат ташкыны — татар телендә язылган. Ни өчен... тәржимәсез (!), бу илгәзәк ихлас фикерләрнә аңлап булмый!.. Бар тәгбир шунда. Милләтке ахыр заман чиге житә шикелә: без татарлар, куп «татар» сузләрен белмибез; мәрказын аңламайбез, hәм, кызганычка каршы, белем, мәглълумат, ис, hәм башкалар — уйга да килми.

Инсаф өчен тагын бер илгәзәк куренеш. Менә, рәхим итегез! Китап: «Уйга Килу», язучысы Дамир Шэйхетдин (бу мәгълуматне, тырыша-тырыша, яртысына хәтлә саңга суктым), укыган саен... бер фикәр башымны урталайга ярды — нигә мин, уземнең кәдәрле вакытымны гажиз эш белән уткәрәм дигән!?.. Мин белгән мәгълумат: тарих, гаила мәркәзе, алдынгы илгәзәк тәраккей..... барсыда китапта бар. Ләкин бугенгә көне, татар телендә язылган китапларны манфәгәт диеп кулланып булмый. ...Зыялы аны кулына алып карар, ә, «сыйнфый бөлгенлектән чыгу мөмкин түгелен» аңлаган татар — аны ачыпта карамый. Нигә аңа урыс телендә язылган китаплар — уңышлы тугел?..

Бугенгә өлкәдә татар теле; татарча хат алышу, татарча насихат бирю, hәм башка максат.... безнең XXI гасырда, артыклы дип уйлыим. Шул хакта сорау куям — ния минем — әйтегез чә — кәдерле вакыт, татар язмасы укып утергә тиеш?

Яра, хуп!..

Минем сорауга — «нигә миңә татар теле»? — уңглы жавап бируче табылмады. Миңә мәнфәгәт аңлатучы юк; аркылы дәлил, талдырудан башка тәгбир курсәтелми hәм уңышка бер изге нәсихәт юк, әйтемнәр бик такыр. ...Урыс телендә язабыз без «кое как», ләкин, татар телендәдә шулук куренеш... кабатлап әйетәсе килә — укыйлар, язалар, hәм суләшәләр урыс телендә — ә — мәртәт, мәнкурт hәм кәфер, нигәдер мин.

PS «Беләм, куп кенә мине иң соңгы сузләр белән сугәчәкләр, кафир дип атарлар... Бары тик укыгыз, кешеләр, укыгыз һәм уйлагыз!.. Минем төп максат хакыйкатьне курсәтү, сезне бераз уйланырга мәҗбур иту, ниһаять, туган милләтенә хәзмәт иту өчен көрәшу, чөнки хәзерге «хөзмәтчеләрдән» уҗәтлек әз». Исхаки Мухәммәтгаяз (1878–1954).

Нравится
14:37
© Гил Наиль Фавилович
Загрузка...
Нажимая на кнопку, вы даете согласие на обработку своих персональных данных.
Нет комментариев. Ваш будет первым!

Все авторские права на произведения принадлежат их авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил ЛитСалона и Российского законодательства.


Пользовательское соглашение